Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты тормышка ашырыла. Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булу сәбәпле, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ветераннар белән аралашуны дәвам итә, әмма инде дистанцион рәвештә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Бөек Ватан сугышы ветераны Е.В. Зыков белән телефон аша аралашты. Өлкән кеше өчен яңа коронавирус йогышы таралуны профилактикалау буенча консультация үткәрделәр, ялгыз өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча кайнар линия эше турында сөйләделәр.
Соңыннан белгеч сугыш ветеранына үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү кирәклеге турында искә төшерде.