«Бүген социаль яклау органнары дистанцион режимда эшли, һәм барлык социаль түләүләр дә ярты елга озайтылды», – дип искә төшерде ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан социаль ярдәм чараларын, кабат гариза бирмичә генә, 6 айга озынайту турында карар кабул ителде:
- юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү;
- хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чаралары;
- 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие;
- балалар бакчаларында баланы караган өчен түләүнең өлешенә өстәмә компенсация;
- даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү;
- хроник бөер эшчәнлеге җитешсезлеге һәм онкология авырулары белән интегүче затларга дәвалау урынына бару чыгымнарын компенсацияләү;
- беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү;
- торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидия.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 600 меңгә якын татарстанлыларның түләүләре автомат рәвештә озынайтылачак. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда бу өлкән кешеләр, инвалидлар, хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча актуаль.