ТР Хезмәт министрлыгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына түләүләр күчерде

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Республика Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннарның, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исәп-хисап счетларына Бөек Җиңү көне уңаеннан акчалата түләүләр күчерде.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш ветераннары, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затлар, балигъ булмаган һәм балигъ булган тоткыннар 25 әр мең сум алачак.

Тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына 5 мең сум каралган.

Әлеге түләүләрне барлыгы 32 017 кеше алачак.

Акча ветераннарның социаль түләүләр күчерелә торган счетларына киләчәк: кемдер түләүләрне банк аша ала, кемгәдер аларны пенсия белән бергә почтальон китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International