Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре гражданнар белән дистанцион рәвештә эшли.
Эшсез дип тану һәм яңадан теркәү өчен мәшгульлек үзәгенең электрон адресына гражданның мәшгульлеген раслау өчен хезмәт кенәгәсенең (титул битен һәм эштән китү турындагы соңгы язма битен) сканерланган күчермәсен (фотосурәтләрнең) җибәрергә кирәк. Документлар алганнан соң, мәшгульлек хезмәте белгече гражданин белән аның эш белән тәэмин ителмәвен раслау һәм киләсе теркәүне билгеләү өчен телефон аша элемтәгә чыга.