Хезмәт министрлыгы төбәкләргә элегрәк билгеләнгән пособиеләр түләүне коронавируска каршы көрәш вакытында гражданнардан өстәмә документларсыз гына озайтырга тәкъдим итте

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Хезмәт министрлыгы барлык төбәкләргә халыкны социаль яклау органнары тарафыннан билгеләнгән пособиеләр түләүне, коронавирус таралуга каршы чаралар вакытында, мондый түләүләргә ихтыяҗны өстәмә раслаудан башка гына озайтырга тәкъдим итте. Хезмәт министрлыгы башлыгы имзалаган тиешле тәкъдимнәр барлык регионнарга да җибәрелде.

Бу социаль яклау органнарына һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә йөрүче гражданнар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта социаль ярдәм күрсәтүнең нинди дә булса региональ чараларына беренче тапкыр дәгъва кылучы гражданнардан документлар кабул итү дәвам итәчәк.

«Коронавирус таралуга нәтиҗәле каршы тору өчен безнең социаль учреждениеләребезне бушату, социаль яклау органнарында кешеләрнең күпләп җыелуыннан качу мөһим. Шуңа күрә төбәкләргә вируска каршы кампания вакытында элек билгеләнгән түләүләргә мохтаҗлыкны раслаучы документларны кабул итүдән баш тартырга тәкъдим ителде», – дип аңлатты РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International