Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим чорында социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга, шул исәптән күрү буенча инвалидларга да ярдәм күрсәтелә.
Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге Татарстан Республикасында Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибе текстын күрү сәләте начар булган кешеләр уку өчен җайлаштырды.
Тиешле җайлаштырылган текст иҗтимагый оешмалар әгъзаларына һәм күрү буенча инвалидларның үзләренә җиткерелде. Башкарылган эш сәламәтлек буенча чикләүләре булган татарстанлыларга әлеге электрон сервистан мөстәкыйль файдаланырга мөмкинлек бирә.
Җайлаштырылган текстны сылтама буенча алырга мөмкин >>.