CОVID-19 яңа коронавирус инфекциясе белән хәл, барыннан да элек, кече бизнес, кунакханә, туристлык бизнесы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә чагылды. Шуңа бәйле рәвештә Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте республиканың барлык муниципаль районнарында, оешмаларда һәм предприятиеләрендә хезмәт базарындагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтә.
Татарстанда бүген хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы дип бәяләнә. Республика предприятиеләре һәм оешмалары татарстанлыларга төрле тармакларда 38,9 мең вакансия тәкъдим итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт базары торышын игътибар белән күзәтә һәм эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Буш эш урыннары турында мәгълүмат эш эзләүчеләргә оператив рәвештә җиткерелә.
Бүген вакантлы позицияләрне оператив рәвештә ябуга түбәндәге предприятиеләр мохтаҗ, аларның күбесе үз оешмалары базасында гражданнарга теге яки бу товар һәм продуктларны китереп җиткерү хезмәтен булдырганнар:
- Казан шәһәренең «Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, 33 вакансия, тел.: 8 927 043 72 52, (843) 533-36-02 (өст. 104), 8 987 296 04 98;
- «Лабиринт-Волга» ҖЧҖ («КРАСНОЕ И БЕЛОЕ»), 29 вакансия, тел.: 8 927 241 15 72;
- «Вкусная еда» ҖЧҖ, 10 вакансия, тел.: 8 967 770 81 64;
- «Эдельвейс» СК АҖ, 10 вакансия, тел.: (843) 203-58-20;
- «Консалт-Сервис» ҖЧҖ («Жар-Свежар» пекарнясы), 21 вакансия, тел.: (843) 207-29-19;
- «Мебельград» ҖЧҖ, 7 вакансия, тел.: (843) 511-97-25;
- «Союз Святого Иоанна Воина» ҖЧҖ («Верный» магазиннары челтәре), 12 вакансия, тел.: (843) 524-75-45 (өст. 16031);
- «Мама приготовила» ҖЧҖ, 6 вакансия, тел.: 8 909 686 46 06;
- «Зельгрос» ҖЧҖ, 12 вакансия, тел.: (843) 567-32-37;
- «Бахетле-1» ҖЧҖ, 109 вакансия, тел.: (843) 210-06-52, 537-76-39 (өст. 355);
- «Тандер» АҖ, 61 вакансия, тел.: (843) 200-04-68.
Моннан тыш, эш табарга теләүчеләр өчен «Работа в России» (https://trudvsem.ru/) порталы эшли, анда дәүләт тарафыннан тикшерелгән меңләгән актуаль вакансияләр җыелган.