Концерт һәм сәнгать күргәзмәләре онлайн: ветераннар активының үз-үзеңне изоляцияләүгә иҗади карашы

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкәннәр вакытларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу онлайн-курслар да, виртуаль экскурсияләр дә, төрле телевизион каналлар һәм онлайн-китапханәләр гә язылу мөмкинлеге дә.

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында иҗат кешеләренә дә күңелсезләнергә туры килми. Әйтик, ТР Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика Советы популяр мессенджерларның берсендә мәнфәгатьләр буенча төркем булдырды. Ул «Ветераннар иҗаты» дип атала.

Республиканың ветераннар активы үзенең иҗади әсәрләре, үзләре иҗат иткән шигырьләре, төрле эшләнмәләре белән уртаклаша. Өлкәннәр онлайн-концертлар да оештыралар.

Әлеге төркемгә теләгән һәр ветеран керә ала. Тиешле белдерү Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының республика Советы сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International