Үз-үзеңне изоляцияләү режимында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар, элеккечә үк, үзләренең ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрәләр. Әмма чаралар хәзер интернат-йортларда гына уза.
1 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Кошлар көненә багышланган «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән чара узды. Социаль хезмәт алучылар өчен психолог Наталья Самаркина кошлар турында видеофильм карау оештырды. Өлкәннәр бик теләп кошлар турында белемнәрен баеттылар.
Аннары өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар изотерапия буенча күнегүләр ясадылар – кошлар сурәтләрен бизәделәр. Бу аларга тискәре эмоцияләрне җиңәргә, нерв-психик киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирде. 1 апрель – Көлке көне дә булуын исәпкә алып, очрашуны «Кызык һәм акыллы кошлар» видеосын карау белән тәмамладылар.