Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар коронавирус турында, авыруның ничек узуы, йогылышы турында һәм COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү өчен нинди профилактик чаралар үтәргә кирәклеген белделәр.