Мамадышның «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркем тәрбияләнүчеләренә «Сак булыгыз: грипп, ОРВИ, COVID-19 коронавирус инфекциясе» дигән темага лекция укыдылар.
Шәфкать туташы Рузилә Әхмәтҗанова балаларга бу авырулар, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.
Дәрес ахырында балалар тематик мәгълүмати роликлар карадылар.