Гражданлык-патриотик тәрбия – тәрбия эше системасының иң мөһим өлешләренең берсе. Балага илгә һәм үз халкына мәхәббәтне кечкенәдән үк сеңдерә башлау бик мөһим. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре шулай дип уйлый.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында приютта «Безнең көч – халык бердәмлегендә» дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрелде. Балалар ТАССРның тарихы, татар халкының мәдәнияте белән таныштылар.
Викторина барышында тәрбияләнүчеләр, ике командага бүленеп, төрле биремнәр үтәделәр, ребуслар чиштеләр, тарих буенча сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан балалар мөстәкыйль уку өчен тематик әдәбият сайладылар.