Билгеле булганча, өлкәннәр һәм хроник авырулары булган кешеләр төрле вируслы авырулардан аеруча зыян күрә. Шуңа күрә махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында аларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләр ашамлыкларга, даруларга мохтаҗ булмасын өчен, үзләре дә кеше күп булган һәм җәмәгать урыннарына йөрмәсен өчен, Татарстанның барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм оештыру өчен волонтерлар отрядлары булдырылды.
Республиканың өлкән яшьтәге кешеләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала: 8 (843) 598-35-98.
Кичә журналистлар белән әңгәмә вакытында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлылар арасында әлеге хезмәткә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Узган атнада кайнар линигә көнгә 50дән алып 87гә кадәр шалтырату килгән булса, хәзер алар көн саен 500 гә якын.
Ялгыз һәм ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр кирәкле азык-төлек, дару препаратлары исемлеген формалаштыралар, ә аннары аларны социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар район яки шәһәр кибетләрендә һәм даруханәләрендә сатып алалар. Әзер пакетларны, куркынычсызлык чараларын үтәп, өлкән яшьтәге кешеләргә оператив рәвештә китереп бирәләр. Социаль хезмәткәрләр COVID-19 таралуны кисәтү өчен медицина битлекләре, перчаткаларын кияләр.
Апас муниципаль районы волонтерлары көн саен ялгыз яшәүче берничә өлкән кешегә азык-төлек һәм дарулар тапшыралар. Өлкән буын гражданнарына барганда, алар өлкәннәрнең хәлен белешәләр, аларга үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү кирәклеген аңлаталар.
Әлеге чараларга яшьләр дә актив кушылды. Баулы муниципаль районы волонтерлары, мәсәлән, шулай эшли:
Исегезгә төшерәбез, республикада шулай ук Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.