Эльмира Зарипова: ялгыз өлкәннәргә азык-төлек китерү буенча кайнар линия татарстанлылар өчен бик кирәк

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 65 яшьтән өлкән яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дарулар китерү буенча кайнар линия актив эшли. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, узган атнада көненә 50дән алып 87гә кадәр шалтырату килгән булса, кичә кайнар линия операторлары 576 шалтыратуга җавап биргән.

Республика халкын азык-төлек продуктларын алу тәртибе борчый. Аларны пенсионерларның үз акчасына волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр китерә, дип искә төшерде ведомство башлыгы. Өлкән кешеләрнең башка сораулары булса, алар Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының кайнар линиясенә – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәгенә – 8 (843) 238-10-00 мөрәҗәгать итә алалар.

Эльмира Зарипова шулай ук балалардан шалтыратулар ешаюын, алар бераз тәртип бозганнарын билгеләп үтте. «Кадерле ата-аналар, балалар! Сез күңел ачу өчен шалтыраткан вакытта, ниндидер өлкән яшьтәге кеше чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булуы ихтимал», – дип мөрәҗәгать итте татарстанлыларга министр.

Шулай ук Эльмира Зарипова республика халкын олы яшьтәге күршеләргә карата игътибарлы булырга һәм аларга ярдәм итәргә чакырды, чөнки өлкәннәр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

Министр өлкән яшьтәге татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп, аларны азык-төлеккә заказны бер-ике көнгә генә түгел, ә озак вакытка – бер атнага булса да җитәрлек итеп төзергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International