Татарстанда аерылышканнан соң алимент түләмәгән 20 меңнән артык бурычлы кеше исәпләнә. Республика буенча бурычның гомуми суммасы 2,5 млрд сумнан артып китә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ваемсыз ата-аналарны үз балаларына ярдәм итәргә чакырды.
«Бу катлаулы шартларда мин бурычлы кешеләргә мөрәҗәгать итәргә теләр идем: бу сезнең балаларыгыз. Кызганычка каршы, бүгенге көндә 1600 дән артык кеше федераль эзләнүдә. Балалар дистанцион укыту режимына күчә. Сез түләмәгән алимент суммасы критик булырга мөмкин, чөнки дистанцион дәресләр өчен балаларга компьютер кирәк. Әйдәгез, җаваплы булыйк һәм мөмкин булган кадәр алиментлар буенча бурычларны кайтарыйк», – дип белдерде ул.
Татарстанның Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, республикада 430 дан артык бала бер кешегә 8 мең сумнан да ким булган керемле гаиләләрдә яши. Шуларның 50 дән артыгы – инвалид балалар. Шул ук вакытта аларның кайберләренең әти-әниләренең 500 мең сумнан артып киткән алимент буенча бурычлары бар.