Профсоюзлар ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү эшенә кушылды

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары оештырылды.

Өлкәннәр пенсиягә чыккан предприятиеләр һәм оешмалар белән дә хезмәттәшлек оештырылган. Республиканың теге яки бу предприятиеләренең яшь хезмәткәрләре, профсоюз әгъзалары бик теләп иреклеләр сафына керделәр һәм элеккеге хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтәләр.

Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр һәм профсоюз әгъзалары 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек продуктлары, дару препаратларын өйләренә илтеп тапшыралар. Бу өлкән буын кешеләренә кибеткә баруларын чикләргә ярдәм итә. Бу килеп туган санитар-эпидемиологик вакытта бик мөһим.

Азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү хезмәтеннән файдаланган татарстанлылар волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләрнең эшен уңай бәялиләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.

Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International