Өлкән буын турында кайгыртып: социаль хезмәткәрләр өлкәннәрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итәләр

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Махсус санитар-эпидемиологик режим чорында Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәге белгечләре элеккечә режимда эшләүләрен дәвам итәләр.

Социаль хезмәт алучыларга барганда, хезмәткәрләр медицина битлекләре һәм перчаткалар кияләр, азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган товарлар һәм дарулар сатып алу һәм китерү дә шулай ук куркынычсызлык чараларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла, коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ярдәм дистанцион рәвештә күрсәтелә.

Белгечләр өлкән гражданнар белән коронавирус йогышын профилактикалау буенча инструктажлар үткәрәләр, өлкән татарстанлыларга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия телефоннары күрсәтелгән белешмәлекләр тараталар.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өлкән буын кешеләре азык-төлеккә, даруларга мохтаҗлык кичермәсен һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәсен өчен барысын да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International