Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге клиентлары игътибарына

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге клиентлары!

Беренчел кабул итү гражданның электрон почта аша туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәт күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның фотосурәтләрен (электрон образларын) биргәндә дистанцион режимда башкарылачак. Документлар исемлеге халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында урнаштырылган.

Гражданнарны яңадан теркәү шулай ук телефон элемтәсе аша, дистанцион рәвештә башкарылачак.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен, гаризаны ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Алга таба кирәкле документларны мәшгульлек үзәгенең электрон адресына тапшырырга кирәк булачак.

Сораулар килеп туган очракта, шул исәптән мәшгульлек үзәкләренең эш режимы турында, эшкә урнашу, эшсез сыйфатында теркәлү мәсьәләләре буенча консультация бирү максатларында, мәшгульлек үзәгенең кайнар линияләренә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә аласыз.

Республикада булган вакансияләр исемлеге белән «Работа в России» гомумроссия порталында танышырга мөмкин.

Документларның тулы пакетын тапшырганнан соң 11 көннән дә соңга калмыйча эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган очракта, гражданны эшсез дип тану белән бер үк вакытта эшсезлек буенча пособие билгеләү турында карар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International