Карантин вакытында Татарстаннан актив ветераннары «Балкыш» үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең гала-концерты сценарие һәм «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» проекты белән дистанцион шөгыльләнәләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков сөйләде.
«Безнең оешма бөтен республикадан 1 млн тирәсе кешене берләштерә. Шәһәр һәм районнарда ветеран оешмалары җитәкчеләре эшче төркемнәргә керә, дистанцион утырышларда катнаша һәм республикада кабул ителә торган барлык карарлардан хәбәрдар. Алар активның башка әгъзалары белән дистанцион рәвештә аңлату эшләре алып баралар. Республикада барлыгы 45 меңнән артык ветеран-активист. Алар социаль яклау органнары вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр», – диде ул.