Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 180 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 34 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабугада эшсезләр саны кимегән, анда 2020 елның 1 апреленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 429 эшсез исәптә тора.
Бу атнада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллыда (+27), Яшел Үзәндә (+8), Түбән Камада (+39) һәм Кама Аланында (+1) күзәтелә.
Менделеевскида хисап атнасында вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә рәсми рәвештә теркәлгән 49 эшсез гражданнар исәптә тора.