Җиңү көне алдыннан Арчаның тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды

2020 елның 13 марты, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды. Дәреснең максаты – балаларда ватанпәрварлык, үз Ватаның һәм аның геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү.

Чара «Җиңү көне» җырын тыңлау белән башланып китте. Аннан соң балалар 1945 елда узган һәм бүгенге көн парады, Георгий тасмасы һәм аның тарихы турында видеофильм карадылар. Тынычлык һәм бәхет өчен һәлак булган барлык геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Дәрес ахырында балаларга әлеге тематикага рәсемнәр ясарга тәкъдим иттеләр. Шулай ук һәр бала хезмәт буенча инструктор Гөлнара Салихҗанова җитәкчелегендә үз куллары белән Георгий тасмасын ясады.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт, солдатларга карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International