«Виртуаль туризм» технологиясе кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре үз карамагындагылар өчен Татарстанның тарихи һәйкәлләренә виртуаль сәяхәт оештыралар.
Бүген интернат-йортта яшәүчеләр Казан Кремленең истәлекле урыннарында булдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның уңай эмоциональ халәтен саклап калырга гына түгел, ә яңа социаль элемтәләрне җайга салырга да мөмкинлек бирә, шулай ук мәгълүмати яктан баета һәм актив тормыш позициясе формалаштыра.