Эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча экспертлар советының быелга беренче утырышы Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 16 мартта узды.
Экспертлар советы әгъзалары хөкеменә умартачылык, керамика студиясе, агач эшләнмәләр остаханәсе кебек эшчәнлек буенча үз эшен ачарга теләүче эшсез гражданнар әзерләгән 3 бизнес-план тәкъдим ителде.
Барлык бизнес-планнарга да уңай бәя бирелде. Салым органында теркәлгәннән соң, бизнес-планны тормышка ашыру өчен гражданнар бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак.