Балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Тукай районының «Шәфкать» үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерләделәр.
Шулай ук хезмәт алучыларга вируслы авыруларны профилактикалауның төп чаралары: шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, дезинфекция чаралары белән җыештыру, бинаны даими җилләтү, шәхси саклану чараларын куллану турында искәртелде.