Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Екатерина Колупаева һәм социаль хезмәткәрләр 10 тыл хезмәтчәненә юбилей бүләкләре тапшырдылар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре Загинә Шәрип кызы Латыйпова, Анна Ивановна Лукьянова, Таисия Ивановна Конова, Рәисә Павловна Никулина, Тамара Родионовна Фролова, Лидия Павловна Аверьянова, Зәйтүнә Зиннәт кызы Шакирова, Таисия Димитриевна Данилова, Тәслия Миңлегулла кызы Закирова һәм Римма Михайловна Дубровскаяга тапшырылды.