Буаның социаль хезмәт алучылары белән профилактик чара үткәрелде

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

«Тегү эше» юнәлеше буенча эш кысаларында 18 март көнне Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән саклагыч битлекләр әзерләделәр. Шулай ук чарада катнашучыларга «Игътибар! Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк» дигән белешмәлекләр өләштеләр.

Профилактик очрашу балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International