Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар Махатма Гандиның тууына 150 ел тулу уңаеннан уздырылган халыкара рәсем һәм эссе конкурсында катнаштылар. Конкурсның оештыручысы – Һиндстанның «Сита» милли мәдәни үзәге.
Конкурста катнашучылар үз эшләрендә тынычлык, дуслык темасын чагылдырды. Иң яхшы эшләр махсус бүләк альбомында бастырылачак.
Минзәләдән конкурста катнашучылар «Сита» мәдәни үзәге президенты Сэмми Котвани исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.