Теләче районында балалы гаиләләргә консультация бирелде

2020 елның 13 марты, җомга

Олы Нырсы авыл җирлегендә Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ф.Т. Гайнетдинова консультатив көн үткәрде.

Гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр түләү, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай туклану белән тәэмин итү, 3 яшькә кадәрге балаларга даруларга компенсацияләр бирү белән кызыксындылар. Белгеч барлык сорауларга да тулы җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International