Зәй шәһәренең матурлык салоннарының берсендә көн саен иртә таңнан эш кайный – 12 кеше яңа һөнәр үзләштерә. Биредә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча бер төркем эшсез гражданнар чәчтараш эшен өйрәнә. Алар теоретик мәгълүматны практикада ныгыталар, күнекмәләр алалар, чәчтараш һөнәренең нечкәлекләрен үзләштерәләр.
Укытуны «Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте» җитештерү берләшмәсе алып бара. Курслар ике ай дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә укучылар чәчтараш һөнәренең заманча технологияләрен үзләштерәчәк. Уку тәмамлангач, йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырганнан соң, яңа осталар таныклык алачак.