Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» дигән программа тормышка ашырыла. Ул әниләрнең яңа туган балаларыннан баш тартуларын профилактикалауга, ана булу кыйммәтләрен һәм гаилә тәрбиясенең уңай тәҗрибәсен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Йөкле хатын-кызлар һәм уку йортлары студентлары белән дәресләр барышында психологлар практик киңәшләр бирәләр, дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары исемлеге белән танышалар, мәгълүмати буклетлар тараталар. Аерым алганда, булачак әниләргә яңа туган сабый өчен бүләк комплекты алу мөмкинлеге турында хәбәр итәләр.
.jpg)
2020 елның гыйнварыннан Минзәлә районының сигез гаиләсе шундый комплект алган инде, шуларның берсе – Мирзануровлар гаиләсе. Бүләк комплектында булган барлык продукция Татарстан Республикасы предприятиеләрендә җитештерелгән.