17 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр катнашында киңәшмә узды, анда персонал сайлау һәм аны адаптацияләү, остазлык, укыту һәм үстерү, тиешле компенсацияләр һәм ташламалар бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә район социаль яклау бүлеге башлыгы Лариса Билалиева һәм 26 оешма вәкилләре катнашты. Соңгыларына төрле милек формасындагы предприятиеләрдә вакытлыча эшләр оештыру, «Работа в России» порталын куллану мөмкинлекләре, «Демография» милли проектының «Өлкән буын», «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» федераль проектлары кысаларында төрле категория гражданнарын укыту турында мәгълүмат җиткерелде.
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да белешмәлекләр алды.