Республикада өлкән яшьтәге гражданнарны барлау дәвам итә

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарны өйләренә барып карыйлар.

Чаралар барышында өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәт күрсәтү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Шулай ук профилактик эш алып барыла, автоном янгын хәбәрчеләре тикшерелә, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшыралар.

Чара нәтиҗәләре буенча комплекслы үзәк белгечләре актлар тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле документлар җыюда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International