Буада эшсез гражданнар яңа һөнәр үзләштерде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

16 нчы мартта Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан укуга җибәрелгән гражданнар уку курсын тәмамлады. Алар «4 разрядлы шәхси каравылчы» программасын үзләштерделәр.

Квалификация имтиханын 15 кеше дә уңышлы тапшырды.

Мәшгульлек үзәге билгеләп үтүенчә, каравылчы һөнәренә хезмәт базарында ихтыяҗ зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International