17 мартта Казан шәһәренең Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ХМАО – Югра, Төмән һәм Архангельск өлкәләренең мәшгульлек үзәкләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре 16-20 мартта «Инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен уңайлы мохит булдыру» программасы буенча белем алачак. Уку курсы кысаларында Татарстан коллегалары республикада «2011-2020 елларга уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар.