Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар өчен энергетика университетына экскурсия оештырды

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Һөнәри юнәлеш бирүче социаль проектларны тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырдылар. Гаиләләр Казан дәүләт энергетика университетының Энергияне сак тоту өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр үзәгендә булдылар.

Чараның максаты – балигъ булмаганнарга энергетика өлкәсендә заманча һөнәрләр турында мәгълүмат бирү. Балалар энергетика турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, төрле үлчәү җайланмалары белән таныштылар.

Чара ахырында Үзәк белгечләре кунакларга КДЭУ факультетлары, белгечлекләр һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International