2020 елның 18 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 12 450 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 39 009 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 107 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,32 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 697 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 644 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 46 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.