Гражданнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 16 марттан Минзәлә районында күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре кую эше башланды.
Чаралар билгеләнгән график нигезендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә. Барлыгы 194 гаиләдә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру планлаштырыла.
Датчик кую алдыннан белгечләр һәр гаиләдә инструктаж үткәрәләр, приборлар турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш тәртибен аңлаталар һәм күрсәтәләр.
«Автоном хәбәрчеләр махсус янгын сигнализациясе линияләре сузуны һәм өстәмә җиһазлар куллануны таләп итми. Алар бик җайлы урнаштырыла һәм батареядан эшли», – дип хәбәр итте ТР Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге башлыгы А.Ф. Тимерханов.