«Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел» проекты Бөек Ватан сугышына катнашы булган һәр хатын-кызның тарихын саклап калырга тиеш. Проектның максаты – сугышта катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының үткәне турында хәтерне саклау.
Әлеге проект кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Волонтер-медиклар» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре белән берлектә тыл хезмәтчәне Сания Вәлимөхәммәт кызы Габитова янына бардылар. Комплекслы үзәк белгечләре ветеранны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котладылар, волонтерлар чәчәкләр тапшырдылар, шигырь сөйләделәр, батырлык һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерделәр.
Сания апа кунаклар белән үз хатирәләре белән уртаклашты. Кайчандыр укытучы булган Сания апа балалардан районда яшьләрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышы турында сорашты.