Түбән Камада эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтелде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

16 нчы март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эрудит-Селдом» ШМУ катнашында эшсез гражданнар өчен психологик ярдәм күрсәтү чарасы үткәрелде.

Түбән Каманың эшсез кешеләре төрле социаль-психологик тренингларда катнаштылар. Чара кысаларында эшсезләр вакытлы эш белән тәэмин ителмәүгә бәйле киеренкелекне бетерү, эш эзләгәндә үз-үзеңне тоту стратегиясен формалаштыру, эш бирүче белән очрашуда үз-үзеңне презентацияләү алымнары белән танышу мөмкинлеге алдылар.

Катнашучылар эшкә актив кушылдылар, бу исә мәшгульлек үзәге психологына психологик ярдәм күрсәтү буенча максималь дәрәҗәдә тулы хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International