Балачак унъеллыгы кысаларында яшь казанлылар «Манеж» күргәзмәләр залында булдылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Россиядә Балачак унъеллыгына багышланган чаралар кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалы гаиләләр өчен мәдәни чара оештырдылар. Хәйрия нигезендә алар «Манеж» күргәзмәләр залында «Сәнгать төрлелеге» интерактив программасын карадылар.

Чарада катнашучылар өчен кызыклы экскурсия һәм мастер-класс әзерләнгән иде. Экскурсия барышында балалар һәм аларның әти-әниләре «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дустыма хатлар» күргәзмәсе белән таныштылар, Татарстан Республикасы халык рәссамының иҗади юлы турында белделәр.

«Су тамчысында сәнгать» дигән мастер-класс балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Катнашучылар Эбру техникасы белән таныштылар һәм үз картиналарын ясадылар. Дәресне оештыру өчен кирәкле чыгым материалларын хәйрия ярдәме буларак күргәзмә залы администрациясе тәкъдим итте.

Чара зурларга да, балаларга да бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International