Татарстанда менталь тайпылышлары булган балалар өчен кыска вакыт тору төркеме ачылды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Россиядә игълан ителгән Балачак унъеллыгы кысаларында Лениногорск районында менталь тайпылышлары булган 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен кыска вакыт тору төркеменең тантаналы ачылышы булды. Төркем «Балаларда көч» тернәкләндерү үзәге базасында эшли.

Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасарлары Юлия Абдреева һәм Гадел Мөбәрәкшин катнашты.

Чакырылган кунаклар өчен үзәк буенча экскурсия уздырдылар, төркем турында җентекләп сөйләделәр. Ул 2 сменада уза: беренчесе – 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар, икенчесе – 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар өчен.

Төркем ачылу хөрмәтенә узган концертта балалар шигырьләр сөйләделәр һәм кунакларга үзләренең беренче эшләнмәләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International