Узган атнада Татарстанда 968 эшсез теркәлгән

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

6 нчы декабрьдән алып 12 сенә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 968 кеше исәпкә  куелган. Аларның 637 се - соңгы эш урыннарыннан азат ителгәннәр. Әйтергә кирәк, эшсезләрнең күбесе эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән булган. Тагын 47 кеше оешма юкка чыгу яки кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда - болар   эшкәртүче җитештерү  һәм  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында тир түккән элеккеге хезмәткәрләр. Бу өлкәләрдә 122 һәм 100 эшсез калган кеше исәпләнә. Файдалы казылмалар табу, газ, су, электр энергиясен җитештерү һәм тарату тармаклары бераз тотрыклы булганнар. Алардан 13 кеше азат ителгән. 

Иң  стабиль дип бары тик балыкчылык тармагын гына әйтеп була. Биредә ничә ай рәттән инде бер генә эштән җибәрү очрагы  да теркәлмәгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International