Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Истәлекле көн алдыннан педагог Эльвира Газизова «Геройлар балалар күзлегеннән» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.
Дәрес башында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы геройлары һәм аларның батырлыклары белән таныштылар. Балалар геройларның сугыш кырларында һәлак булган солдатлар гына түгел, шәфкать туташлары, дошманнар янына разведкага барган балалар икәнлеген белделәр.
Соңыннан рәсем конкурсы үткәрделәр, анда приютта тәрбияләнүче һәр бала безгә Бөек Җиңү бүләк иткән геройларны ясады.
.jpg)