Буа яшүсмерләрен районның күренекле шәхесләре белән таныштыралар

2020 елның 13 марты, җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Буаның «Гармония» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән очрашу оештырды. Чараның максаты – яшь буында гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, танып-белүгә кызыксыну уяту.

Социаль педагог балаларга Буа районы үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләде: танылган композитор Фирзәр Мортазин, депутат Илдар Гыйльметдинов, депутат Шакир Яһүдин, Буа якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров, Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, танылган җырлар авторы, шагыйрә Гөлнур Айзатуллова, Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев. Алар барысы да Буа районында туып-үскән.

Ахырда яшүсмерләр оештыручылар җитәкчелегендә фотоотчет ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International