Кичә, 12 март көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Россия педагоглары» Бөтенроссия форумында катнаштылар. Чара кысаларында алар коллегалары өчен кәгазьдән әйберләр үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мастер-класста комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова һәм хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова декоратив кашыклар ясау ысулларын күрсәттеләр. Практик эш барышында педагоглар лозоплетение үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар һәм минималь чыгымнар белән бу эшләнмәләрне теләгән һәркем эшли ала, дип билгеләп үттеләр. Катнашучылар алган белемнәрен һәм күнекмәләрен алга таба тернәкләндерү курсы узучы гражданнар белән эшләүдә куллана алачак.