ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Алабуга интернат-йортында татар ашлары турында сөйләштеләр

2020 елның 13 марты, җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Татарстан Республикасының милли ашлары» дигән әдәби сәгать узды. Чараны үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре татар ашлары тарихы, кызыклы һәм төрле милли ризыклар турында сөйләделәр, тематик видеофильмнар күрсәттеләр. Тамашачылар бик кызыксынып Татарстанның күренекле ашчысы Юныс Әхмәтҗанов турында фильм карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шулай ук чарада катнашучыларның тематик китап күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International