Яшел Үзән мәшгульлек үзәге яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде

2020 елның 13 марты, җомга

10 нчы март көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге яшүсмерләр өчен «Минем булачак һөнәрем» дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырдылар.

Очрашуның максаты яшүсмерләргә һөнәри сайлау мәсьәләләрен хәл итәргә һәм тормыш юлын билгеләргә ярдәм итү иде. Мәшгульлек үзәге белгече билгеләп үткәнчә, һәр яшүсмер һөнәр сайлау проблемасы белән очраша. Ул балаларга үз сәләтләрен белү кирәклеге, теге яки бу һөнәрне алырга мөмкин булган белем бирү учреждениеләре турында сөйләде.

Яшүсмерләр булачак һөнәрнең тибын билгеләү максатыннан тест уздылар, ә очрашу ахырында хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында видеосюжет карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International