12 март көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Синең өйдә иминлегең» дигән дәрес узды. Чара балаларны өйдә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү, үз тормышына һәм сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Дәрес барышында балалар презентация карадылар һәм стандарт булмаган хәлләрдә дөрес чишелеш табарга өйрәнделәр. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә өйдә куркынычсызлык техникасын үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искәрттеләр.
Чарада 15 кеше катнашты.