18 март көнне Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәр һәм район халкы өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
Бу көнне эш эзләүчеләргә түбәндәге оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк: «Газпром теплоэнерго Казан» ҖЧҖ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ИК-10 ФКУ, РФ Тимер юл транспортын ведомство сагының Тукай районы филиалы, «Либерти» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ГАҖ кою заводы.
Вакансияләр ярминкәсенә килүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында мәгълүмат ала алачаклар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү турындагы законнар буенча консультацияләр оештырылачак.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 1 нче йорт («Юность» район мәдәният йорты).