11 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районында булды.
Эш сәфәре кысаларында Энҗе Нияз кызы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты.
Шулай ук бу көнне министр урынбасары «Балкыш» («Сияние») ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестиваленең зона турында катнашучыларны сәламләде. Чара район мәдәният йортында узды.
.jpeg)
Энҗе Нияз кызы билгеләп үткәнчә, фестиваль өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының максатларына һәм бурычларына җавап бирә. Министрлык вәкиле ветераннарга актив тормыш рәвеше алып барганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек һәм конкурста уңышлар теләде.